Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

«Түз, улым» - Ландыш Нигъмәтҗанова улы өчен борчыла

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың балалары инде күптән Инстаграм йолдызларына әйләнделәр. Ландышның Инстаграм тасмасының төп геройлары Ләйлә белән Гомәр маҗараларын кем генә карарга яратмый икән?

 

Күптән түгел җырчының аккаунтында кызыклы видео барлыкка килде. Бу видеода Ләйлә энесе Гомәрнең чәчен үрергә җыена. Гомәр исә, апасына җавап итеп: «Мин бит кыз түгел», – дип каршы тора. Шушы күренешне күзәтеп торган әниләре үзенең балачагын искә төшерә. (Текст үзгәртелмәде – А.Г.)

Без гаиләдә ике кыз, бер малай үстек. Безнең дә апам белән яшь аермасы 1,5 ай иде, (Ләйлә белән Гомәрнеке 1 яшь) Уйный идек, аннары энебез Динар туды, 9,10 яшькә кечерәк бездән, менә эләкте аңа! Ул кызлар булып киендерү, ул табиб белән уйнаганда, уколлар ясау, ул уколлар кереп тә китә иде энәләре... (Үзе хәтерлиме, белмим) ...Гомәр... Түз, улым (Әнвәр зуррак, ул алдатмый) – дип яза артист.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @landyshnigmatjanova

http://sahne.ru/kheberler/12791.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев