Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Җырчы Айгөл Бариева Рамил Миндиярга: "Югалмагыз, сез җырларга тиеш", ди

Айгөл Бариева заманында бик популяр булган, ләкин күптәннән сәхнәдә күренмәгән җырчы Рамил Миндиярны инстаграмда эзләп тапкан.

 

 Рамил Миндияр Айгөл Бариеваның Камал театрында узган иҗат кичәсендә чыгыш ясаган.

"Рамиль абый Миндияр! Күпләребез минем шикелле аны югалтканнардыр...
Әлеге дә баягы инстаграмга рәхмәт! Мин аны монда таптым! Балачактан ук яратып тыңлап үскән җырчыларымның берсе.
Ул җырлаган җырлары һаман да һәрберебезнең күңелдә саклана.Рамиль абыйны монда күреп,үзен менә шушы концертыма кыюлыгымны җыеп,чакырырга булдым.Һәм!! Ул берсүзсез ризалашты! Әле безнең дуэтлар өчен тавышлар да шундый тәңгәл килгән бит!
Шушы концертка әзерләнгәндә мин Рамиль абыйны башка яктан да ачтым үзем өчен!
Шуның хәтле итагәтьле,сабыр,интеллигент,затлы,зәвыкьлы,бик җаваплы һәм ЧЫН ИР АТ УЛ! !!  Андыйлар хәзер музейга куярлык кына калгандыр инде...
Рәхмәт сезгә РАМИЛЬ АБЫЙ @ramilmindiar !!НИЧӘ ЕЛЛАР БУЕНА ҮЗ ЙӨЗЕГЕЗНЕ ЮГАТЛМАГАНЫГЫЗ ӨЧЕН!
БУЛЫГЫЗ ГЫНА!!! Бу проектымда ризалашып катнашканыныз өчен ОЛЫ РӘХМӘТЕМ! ЮГАЛМАГЫЗ! СЕЗ ҖЫРЛАРГА ТИЕШ! СЕЗНЕ ХАЛЫК ЯРАТА???❤❤❤" дип язган Айгөл Бариева инстаграм социаль челтәренә.

Фото: скриншот инстаграм https://www.instagram.com/p/CMNhfcdBLCb/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев