Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Җырчы Азат Абитов хастаханәгә эләккән. Ни булган?

Инстаграмда Азат Абитовның култык таякларына таянган фотосы пәйда булды. Моны җырчы болай аңлата:

Дуслар, кичәге посттан соң борчылып язучы/шалтыратучылар бик күп булды. Тагын бер тапкыр рәхмәт әйтәсе килә, борчылганыгыз һәм ихлас теләкләрегез өчен?
Ә хәзер барысын да аңлатам??

Кемнәр минем иҗатны күзәтеп бара, алар белә: мин үлеп футбол яратам⚽
Һәм бу мәхәббәт нәтиҗәсез калмады: 2010 нчы елда мин теземнең связкаларын өздердем. Операция күптән планлаштырылган, ул күптән кирәк иде, әмма төрле сәбәбләр аркасында, 10 елдан соң гына ясаттым. Моңа мин бик шат (шуңа фотода бәхетле күренәмдер)?
Операция әйбәт үтте, диделәр, ләкин "Без уйлаганнан әз генә авыррак килеп чыкты", диде табиб. Минем связкаларны алыштырдылар һәм мениск удалить иттеләр??‍♂️
Икенче аякка да шундый операция кирәк, ансы 2017нче елда өзелде! Так что, әле 7 ел түзеп була ?
Менә шулай?

Шуның өчен үзегезне, аяк-кулларыгызны саклагыз, дуслар, табибларга вакытында мөрәҗәгать итегез?

Ә минем хәлем хәзер әйбәт: тиздән өйгә кайтам һәм гастрольләргә әзерләнә башлыйм?
Күптән көтелгән операция узды, хәзер күптән көтелгән концертлар җитә, Алла бирса?

Менә шундый хәлләр.

Фото: скриншот https://www.instagram.com/p/CEn5INlj4Fi/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев