Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

12 яшьлек малай хирург булып "уйнаган"

Санкт-Петербургта чәчләр үрә торырлык хәл булган: 12 яшьлек малай әнисен үтергән. Хатын-кызның мәетен ярганнан соң аның эчендә металл пластинкалар һәм чүпрәкләр табылган.


 

Җинаятьтә 12 яшьлек малай гаепләнә. Фаразлар буенча, башта малай әнисенә кайнап чыккан су койган һәм тәнен кискәләгән. Аннан соң аның җансыз тәне белән уйнаган - аңа төрле вак предметлар тутырган.«Шәһри Казан» гәзите хәбәр итүенчә, малай үзен хирург ролендә күз алдына китергән.

Малайның психоневрологик диспансерда исәптә торуы мәгълүм, ул акылга зәгыйфьрәк булган. Фаҗигага кадәр ул кием шкафына ут төрткән һәм су кранын ачып калдырып өйне суга батырган булган.

Икенче версия буенча, хатын-кызның сәламәтлеге начар булу сәбәпле үлгән, дип фаразлана. Улы җәрәхәтләр ясаганчы ук, аның үле булуы мөмкин.
Шулай ук хатынның ире дә аңа һөҗүм итәргә мөмкин дигән шиккә дә урын бар. Ир әлегә хатынын үтерү турында игезәк улларының икенчесе хәбәр итте дип бара.

Фаҗига булган көнне ир үзе дә, игезәк малайларның да өйдә булуы мәгълүм, хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru/

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/12-yashlek-malay-khirurg-bulyp-uynagan

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев