Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Автобус күпердән төшеп, 19 кешенең гомере өзелгән

Байкал арты краеның Сретенск районының Куэнг станциясеннән янында, пассажир автобусы күпердән төшкән. Бу хәл якшәмбе көнне булган.


 

Күпердән барганда автобусның алгы тәгәрмәче шартлаган, йөртүче машина белән идарә итә алмыйча, юлдан читкә киткән һәм автобус күпердән елга бозына  түбәсе белән  килеп төшкән.  Нәтиҗәдә, 43 пассажир арасында автобус йөртүчесе һәм 18 кешенең гомере өзелгән, 22 кеше авыр тән җәрәхәтләре алган.  Һәлакәт урынына табиблар һәм төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре килгән.        

    Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев һәлак булганнарның туганнарына һәм яраланучыларга матди ярдәм итәргә  күрсәтмә бирде.

Чыганак: РИА Новости

Фото: ГУ МЧС России по Забайкальскому краю

http://idel-tat.ru/news/novosti-tt/avtobus-kperdn-tshep-19-keshene-gomere-zelgn

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X