Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Ике яшьлек оныгын утка ыргыткан

Омск шәһәрендә чәчләр үрә торырлык вәхшилек кылынган: картәти кеше оныгын янып торган мичкә ыргыткан.

Бу көнне 53 яшьлек ир хәмер кулланган. "Шайтан суын" эчеп алгач, котырына башлаган. Хатынын өйдән куып чыгарган.

Өйдә ике яшьлек оныгы белән икәү генә калгач, аны эләктереп алып, янып торган мичкә тыккан. Ул арада картәни кеше күршесен ияртеп йөгереп кайткан. Мескен оныкны ялкын кочагыннан тартып алганнар. Тик аның тәненең 50 проценты бик каты пешеп өлгергән.

Баланы реанимациягә салганнар. Могҗиза булып кына бахыр бала исән калырга мөмкин. Җаһил ирне полиция кулга алган.

"Яшел елан" коткысына бирелеп кылынган җинаятьләр саны бер дә кимүгә таба бармый, иң кызганычы - исерекләр кулыннан бер гөнаһсыз сабыйлар зыян күрә.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев