Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Италиядә Россия туристлары утырган автобус капланган

Автобус юл кырыена төшеп киткән, чокырга ауган һәм капланган.

Италиядә туристлар утырган автобус капланган. Алар Россиядән килгән кешеләр булган. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

"Авария иртәнге якта Сиена белән Флоренция арасындагы юлда булган. Башлангыч мәгълүмат буенча, автобус юл кырыена төшеп киткән, чокырга ауган һәм капланган", диелә бу хәбәрдә.

Авариядә бер хатын-кыз һәлак булган. Ул туристлар төркеменең җитәкчесе булган. Тагын берничә кеше имгәнгән.

Урында белгечләр һәм коткаручылар эшли.

РБК агентлыгы авария вакытында автобуста Россиядән ун кеше булган, дип хәбәр итте. 
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/22/186729/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев