Казанда биш кешенең үлеменә китергән янгын электр үткәргеченең төзек булмавы аркасында чыккан дип фаразлана.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Ачыкланганча, бинаның эче пластик панельләр белән тышланган булган. Шуның нәтиҗәсендә куе төтен таралган, чыгу юлын ялкын телләре ялмап алган һәм кешеләр урамга чыга алмаган. Өстәвенә, бердәнбер тәрәзәгә рәшәткә урнаштырганнар.
Хәзер тикшерүчеләр фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклый.
Искә төшерәбез: Адмиралтейская урамында янгын чыга. Нәтиҗәдә, шәхси сак предприятиесенең 5 хезмәткәре һәлак булган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
«Татар-информ» агентлыгына шулай ук каравылчыларның берсе үләр алдыннан танышына шалтыратып ярдәм соравы да билгеле булды.
Нет комментариев