Күрше районда эшченең өстенә бетон плитә җимерелеп төшкән, ул һәлак булган
ФАҖИГА

Күрше районда эшченең өстенә бетон плитә җимерелеп төшкән, ул һәлак булган

Әлмәттә элеккеге автотранспорт предприятиесе бинасында эшченең өстенә бетон плитә җимерелеп төшкән, ир-ат һәлак булган.

 

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген 8.40 сәгатьтә Сургут урамындагы элеккеге автотранспорт предприятиесе бинасында, бетон плитә җимерелеп, аның астында бер ир-атның кысылып калуы хакында хәбәр килгән. Эшчеләр аңа ярдәм итәргә теләсә дә, тырышлыклары бушка киткән.

Урында ачыкланганча, ир-ат перфоратор белән түшәмнең бетон плитәсендә тишекләр ясаган. Кайсыдыр мизгелдә плитә җимерелеп төшкән һәм эшче шуның астында кысылып калган. Алган җәрәхәтләрдән 28 яшьлек ир-ат шунда ук һәлак булган.

65нче янгын-коткару часте һәм 7нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре, ир-атны плитә астыннан алып, полицейскийларга тапшырган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев