Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Куакбашта мунча януның сәбәбе- мичнең дөрес корылмавы дип фаразлыйлар

Куакбаш авылында мунча януның сәбәбе – мунча миченең һәм төтен чыгу юлларының дөрес ясалмавы һәм төзек булмавы дип фаразлыйлар.

Янгын  чыгу турында 66 нчы янгынга каршы тору бүлегенә якшәмбе көнне иртәнге  8 сәгать 43 минутта хәбәр итәләр,  авылның Тукай урамындагы 5 нче йорты янында мунча януын әйтәләр. Янгын сүндерүчеләр шул ук минутта  әйтелгән адрес буенча китә. Аларны мунчаның хуҗасы каршы ала, мунчада тиз кабынып китә торган сыекча һәм газ баллоннары булмавын әйтә. Әмма 15 квадрат метр мәйданлы агач корылма инде ут белән чолганган була, ул янып бетә, башка йорт һәм каралтыларга  ут кабу куркынычы янамый.

 Мунча хуҗасыннан тыш , башка кешеләргә  янгын  матди зыян  салмый. Сәламәтлек ягына килгәндә дә, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче булмый. Тик шунысын истән чыгарырга ярамый, бөтен янгын очраклары да мондый кечкенә югалтулар белән тәмамланмый, фаҗиганың исәнләп бетергесез  булуы да мөмкин. Янгынга каршы тору хезмәте бүлеге ут белән сак булу кирәген кабат искәртә: мунча, өй мичләре, алардан төтен чыгу юлларының  дөрес ясалышы, янгынга каршы башка кагыйдәләр  шикелле үк, игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X