Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Лениногорск -Чирмешән юлында йөк машинасы һәлакәткә юлыккан

Лениногорск –Чирмешән юлының 50 нче километрында, авыр йөк машинасы катнашкан юл-транспорт һәлакәте булган.

Әлеге юлдан баручы  үзбушаткыч SHACMA  автомашинасы Иске Иштирәк белән Иске Куак арасында юл читенә төшеп капланган. Машина әрҗәсе тулы ком булган, ул бөтенләе белән таралган. Һәлакәт  тизлекне чамадан тыш арттырудан, юлның киңлеге һәм  машинаның габарит размерларын исәпкә алмаудан килеп чыккан.

Авыр йөк ташучы машинаның 33 яшьлек йөртүчесе, зур тизлектә килү сәбәпле, аны юл өстендә тотып кала алмаган. Һәлакәт нәтиҗәсендә үзе дә зыян күргән. Аның уң калак сөяге ватылган, умыртка баганасының аркылы сөяге сынган, бите, күкрәге күп төштән сыдырылган. Зыян күрүчене Бөгелмә хастаханәсенең травматология бүлегенә озатканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев