Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Мич морҗасы төтенне дөрес суырмаганга, бер ир-ат янып үлгән

Минзәләдә шәхси йортта янгын чыгып, бер ир-ат һәлак булган. Янгын мичнең морҗасы дөрес эшләмәгәнгә килеп чыккан. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.


Кичә кич белән Пролетарская урамындагы шәхси йортта янгын чыга. Ут 54 квадрат метр мәйданны чолгап ала.

Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр тулысынча янып яткан йортны күрә. Күршеләре өйдә кеше булу ихтималы турында әйтә. Ләкин түбә ишелеп төшү куркынычы булганга, янгын сүндерүчеләр эчкә керә алмый. Ялкын гаражга һәм сарайга да күчәргә мөмкин була.

Коткаручылар янгынны тугыз минутта сүндерә. 51 яшьлек ир-ат мәетен мич янында табып алалар.

Башлангыч версия буенча, морҗа җайланмасы дөрес төзелмәгән һәм дөрес эшләмәгәнгә янгын килеп чыккан.
 
Фото: pixabay.com/ru

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев