Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Татарстанда бер хатынны яшен сугып үтергән, икенче хатын авыр хәлдә хастаханәдә

Ютазы районында бер хатынны яшен сугып үтергән. Аның белән булган икенче хатын да җитди зыян күргән. Бу турыда «Баулы-информ» хәбәр итте.

 

Фаҗига 9 июньдә була. Ютазы авылында яшәүче ике хатын кич белән урамда йөрергә чыга. Алар скандинавия йөреше белән шөгыльләнә. Шул вакытта яңгыр ява башлый.

Бер мизгелдә яшен суга. Ике хатын да имгәнә. 61 яшьлек хатын-кыз һәлак була. Икенчесе хатынны Урыссу хастаханәсенә озаталар. Ул авыр хәлдә була.

 

 https://tatar-inform.tatar

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X