Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Татарстанда сантехниклар газ белән агуланганнар. Бер эшче һәлак булган

Фаҗига Питрәч районында булган.

Питрәч районында коеда газ белән агуланып бер эшче һәлак булган, ике кеше хастаханәгә салынган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Званка авылында йорт янында ике сантехникның коега төшүе һәм аңнарын югалтулары турында хәбәр килде. Казан коткару отряды дежур сменасы урынга баргач коеда ике кешене тапкан, ә өстә тагын бер зыян күргән кеше булган», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев