Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Татарстанда тәмәкедән чыккан янгында ир-ат үлгән

Янгын 8 мартта кич республиканың Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында чыккан.

Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке 39 яшьлек ир-атның үлеменә сәбәп булган. Бу турыда “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында янгын турындагы хәбәр кичә 23.57 сәгатьтә килгән», – дип ачыклык кертелгән ведомство хәбәрендә.

Янгын сүндерүчеләр бер катлы торак йортны һәм ишегалды корылмаларын янгын чорнап алуын ачыклаган.

Янгынны сүндергәч, 39 яшьлек йорт хуҗасының мәетен тапканнар.

Янгын 140 кв метр мәйданга зыян китергән. Янгын тәмәке тартканда сак булмау аркасында чыккан булырга мөмкин.

 

Фото: https://kiziltan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев