Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Әтиләренең бары бер ялгышы аркасында ана һәм ике баланың гомере өзелә

5 яшьлек кыз һәм 3 яшьлек малай.

 

Россия Тикшерү комитетының Омск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Омск районының Олы Уки авылында янгында күп балалы хатын һәм аның ике сабые янып үлгән.

Өч балалы гаилә яши торган йортта янгын 7 мартта төнге унбер тирәсендә була. Төтен чыкканын 23 яшьлек әти кеше сизеп ала. Ул өйдән биш айлык улын алып чыгарга өлгерә. Ләкин әти кеше кабат өйгә керә алмый, бу вакытта йорт эчен төтен баскан, керү юлын ялкын каплаган була.

Шулай итеп фаҗигадә 25 яшьлек хатын, аның ике баласы — 5 яшьлек кыз һәм 3 яшьлек малай һәлак була. Коткарылган 5 айлык баланың тәне пешкән, аны хастаханәгә озатканнар.

«23 яшьлек гаилә башлыгына карата җинаять эше ачылды. Аны „ике яки аннан да күбрәк кешене саксызлык аркасында үтерү»дә шикләнәләр», диелә ведомство хәбәрендә.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, 23 яшьлек ир-ат бензин пычкысын төзәтергә тели һәм бензин салынган пластик савытны өйгә алып кереп, мич янына җылытырга куя. Берникадәр вакыттан соң ул төтен һәм бензин исен сизеп ала. Ир-ат хатыны һәм балалары йоклап яткан бүлмәдән чыга һәм мичкә ут капканын күреп ала.

Тикшерүчеләр фаҗига урыныннан бензин пычкысын, канистраны алган. Судмедэскпертиза, техник экспертиза һәм башка чаралар билгеләнгән.

Чыганак

 

 http://agryz-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев