Тимәштә 80 яшьлек пенсионер ханым кар астында калып үлгән
Фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә.
2 мартта Лениногорск районы Тимәш авылында 1939 елгы пенсионер ханым кар астында һәлак була. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәче җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.
Татарстан буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү уздыра.
Якынча мәгълүматлар буенча, берничә көн элек пенсионер кызына кунакка килә. Фаҗига көнне кызы белән кияве шәһәргә эш буенча китә. Өйләренә әйләнеп кайткач, түбәдән 2 метр тирәсе биеклектә төшкән кар көртенә тап була.
Хуҗалар ханымның гәүдәсен кар астыннан табып алалар. 80 яшьлек әби кар астында якынча өч сәгать яткан һәм буылып үлгән дип фаразлана.
Хәзерге вакытта мәрхүмәнең гәүдәсе экспертизага җибәрелгән. Фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/04/181980/
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев