Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Төркиядәге җир тетрәүдә егерме ике кешенең гомере өзелгән

Кичә Төркиянең Әлазый вилаятендә җир тетрәү барлыкка килгән. Анда егерме ике кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» TRT Tatar сайты хәбәр итә.

 

«Төркия вакыты белән 20 сәгать 55 минутта барлыкка килгән 6,8 зурлыгындагы җиртетрәүдә егерме ике кеше һәлак. 1031 кеше яраланган. Җирнең 6,75 чакрым тирәлегендә барлыкка килгән җиртетрәү якынча кырык секунд дәвам иткән. Төркия башлыгы Рәҗәп Тайип Эрдоган бу хәлләр белән хәбәрдар. Ул иминлекне тәэмин итү өчен кирәкле барлык чараларның күрелүен белдерде», — диелә хәбәрдә.

Төркия халкы сүзләренчә, ил башлыгы җир тетрәүдә һәлак булучыларга Аллаһы Тәгаләдән ярлыкау, яраланучыларга шифалык теләп, дога кылган.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X