Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Лениногорскилының гомерен уяу күршеләре саклап калган

Чайковский урамының бер йортында яшәүче олы яшьтәге кешенең гомерен күршеләре саклап калган.

 Үзе генә яшәүче ир кеше газ плитәсен кабызып ризык җылытырга куйган булган. Үзе бу турыда онытып җибәргән. Подьезд мәйданчыгына ис чыккач, күршеләре ишек шакып карасалар да, ачучы булмаган.Алар янгын сүндерүчеләргә шалтыратканнар.

Бу вакытта инде  зәңгәр төтен фатир тәрәзәсеннән мул гына чыга башлаган булган. Янгынга каршы тору хезмәтеннән берьюлы ике машина килеп җиткән. Зур ут чыкмаса да, төтен бик нык булып, олы яшьтәге ир кеше инде аның белән агуланырга өлгергән. Күршеләре шакыганда, аларга ишек ачарлык  хәлдә булмаган. 

Гадәттән тыш хәлләр бүлегеннән ярдәмгә килүчеләр ишекне ачып,  ашыгыч ярдәм чакырганнар һәм  бабайны хастаханәгә озатканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев