Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Лениногорскида янгында коткаручылар хатын-кызның гомерен саклап калган

Янгын үзенең кайчан чыгар вакытын алдан кисәтми. Бүген иртәнге 5 тулып чак кына вакыт узгач, Лениногорскиның янгын сүндерү бүлегенә, Ленин урамындагы йортта бер фатирның януы турында хәбәр ителгән.

Тиз арада килеп җиткән янгын сүндерүчеләр, 28 нче йортның икенче этажындагы тулаем төтенгә капланган фатирда калган 43 яшьлек ханымны  табып, гомерен саклап калганнар.  Янгын чыккан бинадан тагын 10 кешене, шул исәптән 3 баланы куркынычсыз урынга эвакуацияләгәннәр.

Ә янгында пешеп тән җәрәхәте алган ханымны үзәк хастаханәгә илтеп куйганнар. Янгын 20 квадрат мәйданны биләгән булган. Аның сәбәпләре әлегә ачыклана.

https://www.tatar-inform.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев