Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

7 әйберне тәрәзә төбендә тотыгыз!

Болай иткәндә, тормышыгызга уңыш, бәхет, акча, иминлек килер.

 

Фикус өйне негатив энергиядән саклый. Бу гөлне тәрәзә төбенә утыртып, яхшылап карасагыз, тормышыгызга уңышлар килә башлавын сизәрсез.

Кабырчыклар да уңыш символы булып санала. Алар тәрәзә төбен дә бизәр, тормышыгызга уңышлар да тартып торыр.

Әфлисун кытайчадан тәрҗемә иткәндә “алтын” дигәнне аңлата. Көнчыгыш илләрендә бу җимешне финанс уңышларын җәлеп итәр өчен дә кулланалар. Әфлисун агачы утыртып, үстерә алсагыз, тагын да яхшы.

Акча гөлен дә онытмагыз. Ул зур отышлар да теләп тора, диләр.

Тагын бер уңыш талисманы — бака. Аның сынын тәрәзә төбенә куйсагыз, ул һичшиксез ишеккә карап торсын.

Акчалар салынган кошелекны да тәрәзә төбендә төнгелеккә калдырыгыз. Аңа тулган Айның нуры төшәргә тиеш.

Ә менә ниндидер сорауга җавап таба алмыйсыз икән, сулы стакан алыгыз, күзләрегезне йомып, сорауны бирегез һәм берничә йотым эчеп, төнгелеккә тәрәзә төбенә куегез, дип яза Кызыл таң. Төшегездә мәсьәләне хәл итү юлын ишетергә тиешсез, имеш...

 

 http://baltaci.ru

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X