Заман сулышы

Акча гел булып торсын өчен нинди кагыйдәне истә тотарга кирәк?

Җыелган акчаны нәрсәгә сарыф итәсен алдан уйлап куегыз.

https://intertat.tatar/news/questions_answers/26-11-2019/akcha-gel-bulyp-torsyn-chen-nindi-kagyyd-ne-ist-totarga-kir-k-5695939

Безнең халык үзен чикли, «җаны теләгән» әйберне алудан тыела белми. «Акчаны саклап тотарга кирәк» кагыйдәсе дә үтәлми диярлек. Шуңа күрә бөтенләй экономиягә күчкәнче, иң еш сарыф ителә торган чыгымнар өлкәсендә аерым-аерым экономияләргә тырышып карарга кирәк.

Моның өчен оптимизацияләргә кирәк булган ике өлкәне аерып алыгыз. Мәсәлән, өйдән читтә ашап йөрү һәм күңел ачулар булсын ди. Кагыйдә буларак, бу өлкәләргә чыгымнар бик еш кабатлана. Аларны 25 процентка киметү өчен, сезгә аена бер тапкыр җомга көнне дусларыгыз белән утырып алудан баш тартырга кирәк. Яки даими клиентка ташламалар бирә торган клиент картасы алыгыз.

Экономиядән җыелган акчаны нәрсәгә сарыф итәсен алдан уйлап куегыз. Бу акчаны карточкада калдыра күрмәгез — юкса ул барыбер тотылып бетәчәк!

Мәсәлән, җыелган акчаның яртысын инвестиция итеп тотыгыз. Бу очракта акчаны «ашап» бетермисез, алар югалмый да, киләчәк өчен эшләп ятачак.

Реклама

Ай саен валюта, акцияләр, башка финанс кораллары сатып алуны гадәткә кертегез, диелә хәбәрдә.

 

Фото: /pixabay.com

Чыганак: https://intertat.ru/news/questions_answers/26-11-2019/akcha-gel-bulyp-torsyn-chen-nindi-kagyyd-ne-ist-totarga-kir-k-5695939

http://bavly-tat.ru/index.php/news/kirkle-kyzykly-sandygy/akcha-gel-bulyp-torsyn-chen-nindi-kagyydne-ist-totarga-kirk2

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: