Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Ашаганнан соң лимон кабыгы чәйнәгез

Цитруслы җимешләрнең кабыгын ташларга ашыкмагыз.

 

 

 

— Төрле цитруслылар кабыкларын бер савытка салып, кием шкафына яки юыну бүлмәсенә куярга мөмкин. Алар тәмле ис таратып кына калмый, көя күбәләгеннән дә саклый.

— Аш пешерү бүлмәсендәге исләрне дә әфлисун, мандарин кабыгы киметә ала. Кабыкны чүп чиләге төбенә салып куярга була.

— Вакланган кабыкларны туфракка черемә буларак кулланалар. Аның исе түтәлләрне эт, песиләрдән дә саклый. Шуңа, йорт хайваннары өйдәге гөлләргә тимәсен, дисәгез, үсемлек яфракларын цитруслы кабыгы белән ышкыгыз.

— Ашаганнан соң лимон, яки лайм кабыгын чәйнәп кую сулышны чистарта.

— Өйгә хуш ис таралсын дисәгез, цитрус кабыкларына бераз су салып, әкрен утка куегыз.

— Аяк киеме астына ябышкан сагыз яки сумаланы да кабык ышкып бетерергә була.

— Бакчадагы кырмыскаларны бетерү өчен блендерда, берничә төр цитруслы кабыгына җылымса су өстәп, катнашма ясыйлар.

— Кипкән, он итеп изелгән кабыкларны ванна кергәндә хуш ис өчен суга салалар.

— Цитруслылар кабыгын өйдә сабын ясаганда да кулланалар.

Фото: https://pixabay.com/
https://kiziltan.rbsmi.ru/

 

http://maydan.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев