Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Азык-төлекне суыткычта күпме саклыйсы? 

Кибеттән азык-төлекне берничә атнага алдан сатып алып куярга өйрәндек. Әмма продуктларны ничек итеп дөрес сакларга кирәклеген барыбыз да белеп бетерми әле. Зарарлы бактерияләр бик чиста тоелган суыткычта да үрчергә сәләтле.

Моны булдырмыйм дисәгез, ризыкларны ачык килеш сакламагыз. Ләкин “суларга” яраткан продуктлар барлыгын да онытмаска кирәк. Яшелчә, җиләк-җимеш һәм яшел тәмләткечләрне пакетларда саклау дөрес булмас. Һава циркуляциясе булмау сәбәпле, алар бик тиз бозылачак. Ризыкларны суыткычта күпме саклыйсы соң? 

Аш – 2 тәүлек 
Кыздырылган балык – 36 сәгать 
Салат (каймак белән болгатылган) – 12 сәгать 
Салат (үсемлек мае белән болгатылган) – 18 сәгать 
Кәтлит – 24 сәгать 
Ысланган казылык – 1 атна 
Пешкән казылык – 48 – 72 сәгать 
Казылык һәм сыр белән бутерброд – 4 сәгать 
Сыр – 1 – 2 атна 
Ачык консервалар – 24 – 48 сәгать 
Яшел тәмләткечләр – 5 тәүлек 
Тозлы балык – 3 ай 
Кайнаган сөт – 3 – 4 тәүлек 
Каймак – 5 тәүлек 
Яшелчәләр – 3 атна 
Торт – 48 сәгать 
Эремчек – 72 сәгать 
Бәрәңгедән ризыклар – 24 сәгать 
Ак май – 15 тәүлек 
Йомырка – 3 – 5 атна 
Пәрәмәчләр – 48 сәгать

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев