Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Бакча җиләге авыруларга бирешмәсен, дисәк...

“Бакча җиләге – бик назлы үсемлек. Чак кына берәр нәрсә ошамаса, авыруга бирешеп, безне татлы җимешсез калдыра.

Шуңа иртә яздан бакча патшабикәсенә игътибарлы булырга кирәк, — дип киңәш бирә Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы белгечләре. — Соры черек авыруы җиләк пешкән чорда барлыкка килә. Вакытында аны туктатмасаң, бөтен җиләклеккә күчүе ихтимал”. Аеруча яңгырлы елларда бу авыру еш килеп чыга. Үсемлектә соры таплар барлыкка килсә, димәк, җиләклек авыруга дучар булган. Аның белән көрәшне алдан ук башларга кирәк. Авыру җирдә сакланып калуы ихтимал, черегән җиләк һәм яфракларны шунда ук өзеп алыгыз.

Авыру белән көрәшү чаралары:
1. Бу авыруга бирешмәгән сортлар алырга кирәк. Мәсәлән, “Берегиня”, “Надежда”, “Тарда” һ.б.
2. Авыру җиләкләрне көн дә карап, җыеп барырга.
3. Вакытында чүп үләннәрен утарга.
4. Җиләк пешә башлар алдынан рәтләр арасына торф, салам, үлән салып чыгарга.
5. Иртә яздан бордос катнашмасы белән эшкәртергә.
6. Җиләк чәчәк атыр алдынан һәм уңышны җыеп алганнан соң фунгицидлар белән эшкәртергә. Мәсәлән, Споробактерин, Алирин – Б, Агролекарь, Прогноз, Чистофлор кебек дарулар бу бәладән коткарыр.

Җиләк шулай ук крахмаллы чык авыруына да дучар булырга мөмкин.

Башта җиләкнең яфраклары зарарлана. Аларда 2-3 миллиметрлык зарарлы таплар барлыкка килә. Яңгырлы көннәрдә алар аеруча көчәя. Гадәттә бу авыру бер барлыкка килсә, ел да кабатланып тора.

Аны булдырмас өчен шул ук чараларны үтәргә кирәк. Моннан тыш ун литр суга 200 грамм сабын һәм бакыр купоросы кушып эшкәртү дә яхшы нәтиҗә бирә.

https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-06-06/bakcha-il-ge-avyrularga-bireshm-sen-dis-k-2831644

https://www.pexels.com/ru-ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бакча җиләге клубника