Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Бала белән кибеттә йөрү кагыйдәләре - "Сөембикә"

Кибеттә әйбер сорап үкереп елаган баланы күрү сирәк күренеш түгел. Бичара әнисе ни кылырга белми. Алай киреләнеп елаганда бала әйткәнне дә, төрткәнне дә белми шул ул. Андый кыен хәлләрдә калмас өчен, балалар белән кибеткә җыенганда әти-әниләргә берничә киңәш.

Әле иртә

2 яшьтән алып дүрт яшькә кадәр булган балаларны, мөмкинлек булса, кибеткә барганда ияртмәсәң яхшырак. Мондагы матур, җете төсләрдән, уенчыклардан баланың игътибары уяна. Теген ал, моны ал, дип, киреләнеп елый башлый, алмасаң, ярсый.

Шуңа да үзегез өчен кагыйдә кертегез: кибеткә барганда, бигрәк тә балалар кибетенә барганда, бәләкәчегезне ияртмәскә тырышыгыз.

Исемлек белән

Өлкәнрәк балалар белән кибеткә баруны алар өчен файдалы шөгыльгә әйләндерергә була. Әле өйдә үк балагызга нәрсәләр аласыгызны әйтегез һәм аларның исемлеген төзегез. Шулай иткәндә, ул кибеттән кирәк әйберне генә алу мөһимлегенә өйрәнәчәк. Әле укый белмәгән нәниләр өчен продуктларның рәсемнәре төшерелгән карточкалар ясарга була. Исемлеккә дә шушы продуктның сурәтен ясап куегыз. Балагызга исемлектәге ул әйберне үзе табып алырга тәкъим итегез. Ә ярдәме өчен сез аңа берәр тәмле әйбер сатып алып, бүләкләгез.

Теләкләр китабы

Кибеттәге җәнҗалдан котылуның шәп ысулы бу. Балагыз күзе төшкән уенчыкны сорап, киреләнеп елый башласа, кесәгездән шушы дәфтәрне чыгарып: «Әйдә, бу теләгеңне шушында язып куябыз. Өйгә кайткач, уйларбыз, – диегез дә, – улыма (яки кызыма) алырга кирәк...» – дип, телдән кабатлап, аның теләгәнен язып куегыз. Ул исемлек зур була дип курыкмагыз, чөнки бала өйгә кайткач, кибеттән нәрсәне сорап интектергәнен онытачак та әле. Калганнарын бергәләп тикшерегез. Кыйммәтле әйберләрне – туган көнгә калдырыгыз, ә арзанлыракны приз сыйфатында сатып алсаң да буладыр. Дөрес кулланганда, теләкләр китабы нервыларны саклап калырга шактый ярдәм итәчәк. 

Капризларны үтәмәгез

Бер тапкыр юл куясыз икән, бала күз яшьләре белән үз дигәненә ирешеп буласын тиз төшенәчәк. Катгый тавыш белән балага еларга ярамаганын әйтегез. Әгәр бу сүзләр тәэсир итми, бала киреләнүендә була икән, берни дә алмыйча, тиз-тиз адымнар белән кибеттән чыгып китегез. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/10/187715/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X