Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Бала белән ялга барабыз: 8 лайфхак - "Сөембикә" журналы

Бала кечерәк булган саен, аны суга озаграк ияләштерергә кирәк булачак, ди табиблар.

Диңгезгә барырга җыенасыз, үзегез белән кечкенә балагызны да алырга телисезме? Алайса бу киңәшләр сезнең өчен.

1. Юлдан килүгә баланы диңгезгә кертергә ашыкмагыз. Бала андый кискен үзгәрешләргә әзер түгел. Берничә көн гадәти режим белән яшәп, өченче көнгә генә комлыкка барсагыз, бала климатка да, җирлеккә дә ияләшергә өлгергән булыр. Диңгездә коену өчен иң кулай вакыт: иртәнге 8дән 11гә яки 16:00дан 18:00га хәтле.

2. Бала кечерәк булган саен, аны суга озаграк ияләштерергә кирәк булачак, ди табиблар. Шуңа күрә башта баланы кабартылган бассейнда йөздерергә була. Аны диңгез суы белән тутырырга да мөмкин. Мондый бассейнда су җылырак була, өстәвенә куркыныч дулкыннар да юк. Икенче этап – диңгездә баланың аякларын чылатырга, аннары, тубыктан суда килеш, өстенә су чәчрәткәләргә, шулай бергәләп уйнарга. Бала судан курыкмаска өйрәнсен. Шуннан соң гына диңгездә коендыра башларга була. Вакыты 5-10 минуттан артмасын. Көнгә берничә тапкыр шулай коендырырга. Актык көннәрдә көнгә берничә мәртәбә 20шәр минут коендырырга рөхсәт ителә.

3. Коенып алырга, әзрәк кояшта кызынырга, күләгәдә ятып ял итәргә – табиблар шулай чиратлаштырырга куша. Кабат коенырга барганчы, бала 10-20 минут күләгәдә ял итеп, хәл җыеп алсын.

4. Киҗе-мамык тукымадан тегелгән ачык төстәге баш киеме баланың гардеробында һичшиксез булырга тиеш. Комлыкка барганда балага тәнне сулата һәм кояштан саклый торган киңрәк футболка кидерегез.

5. Балага ит ризыклары түгел, күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш бирегез. Баланың туклану рационына кискен үзгәрешләр кертмәгез, гадәтләнгәнчә ашасын, ләкин җиңел үзләштерелә торган ризыкларга өстенлек бирегез. Ә менә суны күп итеп эчсен, һәр сәгать саен су эчертү киңәш ителә.

6. Диңгездә эчәк инфекцияләре еш очрый. Шуңа күрә гигиена кагыйдәләре турында онытмаска кирәк: баланың кулын даими рәвештә юдырыгыз, юылмаган яшелчә һәм җиләк-җимеш бирмәгез, краннан агызылган суны эчәргә рөхсәт итмәгез.

7. Диңгезгә кергәндә балага киҗе-мамык трусик түгел, махсус коену костюмы кидерегез. Суга кергәч, мондый костюм тәнгә ябыша, бу исә баланың җенес әгъзаларын комнан, ташлардан, пычрактан саклау өчен бик мөһим. Гадәттә, коену костюмы 80%ка полиамид һәм 20%ка эластаннан тора. Бу материаллар тәнне артык тирләтми һәм суда авыраймый. Ә менә коенып чыккач, бу костюмны салырга һәм яхшылап киптерергә кирәк.

8. Кояштан саклый торган кремнар алырга онытмагыз. 3 яшьтән кечерәк сабыйлар өчен «bebe» яки «enfant» дигән язулы кремнар сайлагыз. Гадәттә аларда саклау дәрәҗәсе SPF 15 һәм аннан югарырак була. 3 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен саклау индексы 25тән зуррак булган кремнар карагыз. Кояштан саклый торган кремны урамга чыгарга 20-30 минут кала тидерергә кирәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/25/188691/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X