Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

БАЛАЛАРНЫ КАНИКУЛДА НИ БЕЛӘН МАВЫКТЫРЫРГА?

Әти-әниләр колагына


?Иң яхшы ял — чит-ят урындагысы. Мөмкинлек чыкса, баланы моңарчы ул булмаган урынга алып барырга кирәк. 

?Якын-тирәдә генә дә матур урыннар бардыр, бала белән шунда йөрергә мөмкин. Табигатьнең гүзәл почмагында уеннар уйнап, учак ягып ял итү сабыйның хәтерендә гомерлеккә уелып калачак һәм ул моны сагынып исенә төшерәчәк. Кырда кәгазь елан очыру да бик күңелле булачак. 

?Бер атнаны “кино атнасы” итәргә мөмкин. Көн саен кич белән бергәләп кызыклы фильм карагыз. Киноларны интернеттан да карарга була. 

?Балага күңелсез икән, аны ярдәм кулы сузарга өйрәтегез. Бәлки, күрше апага булышасы: кибеткә барып киләсе, бакчасына су сибәсе бардыр. 

?Үз бакчагызда да күңелле ял оештырырга була — шашлык кыздырып, төрле уеннар уйнап, музыка тыңлап. 

?Аркага биштәр асып походка чыгу балага бик ошар. Сәфәр ерак булмаса да, зур тәэсир калдырыр. 

?Җәйге ялда бала иҗат эше белән мавыкса яхшы. Күңеле яткан шөгыльгә өйрәнсен. Әйтик, бәйләргә, ашарга пешерергә, гитарада уйнарга һ.б.

чыганак:https://vk.com/irekmaydani

фото:/pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев