Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

БАНАНЛЫ БИТЛЕКЛӘР

Битлек ясау өчен, кабыгында таплар булмаган, яшкелт төстәге банан алырга тәкъдим ителә. 

 

Катнашманы кулланыр алдыннан ясыйлар һәм бит тиресенә генә түгел, муенга, түшкә дә сөртәләр.

15 минут тоткач, җылы су белән юып төшерәләр.

Процедураны атнага 1-2 мәртәбә кабатлыйлар. 

Баллы битлек тирене сафландыра, аның тонусын арттыра, тукландыра. 

2 чәй кашыгы балны җылыталар. шуңа изелгән 1/2 банан салалар, 1 чәй кашыгы солы һәм 1 аш кашыгы берәр төрле цитрус җимешенең согын өстиләр.   Әйбәтләп болгатып, бит һәм муен тиресенә сөртәләр. 

Алга таба тәкъдим ителгән битлекләрне дә шушы тәртиптә кулланырга кирәк.

Йомырка агы кушылган битлек бетчәне киптерә, ялкынсынуларны бетерә, май бизләренең эшчәнлеген көйли. Күпертелгән йомырка агына изелгән ярты банан, 1 чәй кашыгы майлы эремчек салып болгаталар. Бераз гына кукуруз яки бодай оны кушалар. 

Каймаклы лифтинг-битлек тирене яхшы дымландыра, сафландыра, сәламәтләндерә, вак җыерчыкларны тигезли.   Берничә бананны яхшылап изәләр, 1 чәй кашыгы каймак кушалар, нәтиҗәсе булсын өчен битлекне 10 мәртәбәдән дә ким ясамаска киңәш ителә. Аны көн саен яки көнаралаш та ясарга ярый.

Йомырка агы белән битлек тирене яшәртә, витаминнарга баета, сафландыра, җыерчыклар барлыкка килүдән саклый. 1/3 бананны изеп, 1 чәй кашыгы бал һәм йомырка сарысы кушып болгаталар.  

Банан да башка җиләк-җимешләр кебек үк аллергия китереп чыгарырга  сәләтле. Шуңа да билекләрне кулланганда тире кызарса, ялкынсынса, кычытса, процедураны туктатырга кирәк.

 

ЧЫганак: http://akcharlak.com/article/bananly-bitlekl-r/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев