Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Белгеч суыткычта гына сакларга ярый торган эчемлекләр исемлеген әйтте

Испаниянең азык-төлек продуктларының куркынычсызлыгы һәм сыйфаты җәмгыяте (SESAL) әгъзасы Роза Мария Урдиалес нинди эчемлекләрне һичшиксез суыткычта сакларга кирәклеге хакында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

 

Ул билгеләп үткәнчә, сөт продуктларыннан тыш, аларны алыштыра торган соя, бадәм (миндаль) һәм дөге нигезендә ясалган протеинлы эчемлекләрне дә салкында сакларга кирәк. Эш шунда ки, аларның составында бактерияләр үрчүгә шартлар тудыра торган аксымнар бар.

Эксперт сүзләренчә, капкачы ачылган соклар һәрвакыт суыткычта торырга тиеш, анда да алар бары тик биш көн генә саклана ала.

Кефир һәм чөй гөмбәсе кебек пробиотикларга бай эчемлекләрне дә һәрвакыт салкында сакларга киңәш ителә. Түбән температура әчү процессын һәм углекислый газ туплануын акрынайтырга ярдәм итә.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев