Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Бәрәңге базын елга бер чистартырга

Базны елга бер чистартырга, җирен алырга кирәк.

Гөмбә спораларын бетерү өчен бакыр купоросы белән эшкәртергә мөмкин.

Җилләтү өчен баздан урамга чыгарылган торба булуы кирәк. Чөнки бәрәңге һәрвакыт сулый, җылылык бүлеп чыгара. Әлеге җылылыкны чыгармасаң, бәрәңге вакытыннан алда үрергә мөмкин. Саклау барышында бәрәңгене күзәтеп торырга, чери башлаганнарын ала барырга кирәк.
Баз торак йорт подвалында түгел, ә кайдадыр читтә урнашкан булса, фумигация ясарга мөмкин. Моның өчен сатуда махсус шашкалар бар. Агулы төтен бинада бөтен зарарлы микробларны юкка чыгара. Черү куркынычы зур булган очракта бәрәңгене базга төшергәннән соң да фумигация ясарга мөмкин. Ләкин бу очракта әлеге препаратның күрсәтмәләрен яхшылап укырга кирәк.

Фото - Pixabay.com  

 http://muslumirc.ru/news/stati/brge-bazyn-elga-ber-chistartyarga-kirk

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X