Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Бәрәңге кабыгы ярылмасын өчен нәрсә эшләргә?

Бәрәңге кабыгы ярылмасын, дисәгез...


 

 

* Әгәр дә термоста ят  ис барлыкка килгән икән, зарар юк: аңа бер-ике кашык дөге һәм су салып, берничә тапкыр яхшы гына селкергә кирәк. Со­ңыннан кайнар су белән чайкатырга онытмагыз.
* Кулланылып бетмәгән суганны нинди дә булса май бе­лән сылап куйсагыз, ул   сый­­фатын югалтмаячак.
* Ачылган томат пастасын, аның капкачына аз гына коры горчица сөртеп, яки өстенә вак тоз белән май салып, күгәрүдән сакларга була.
* Шиңгән яшелчәләрне (үләннәрне) башта — кайнар, аннары салкын суга тыгып алып “терелтергә” мөмкин.
* Дым тартканнан өстәл тартмалары бик авырлык белән шуып йөри башлый. Аларның ян якларын шәм белән ышкып җибәрсәгез, бу күңелсезлектән котылырсыз.
*  Бәрәңгене әрчеми пешергәндә аның кабыгы ярыла. Ярылмасын өчен суга берничә тамчы аш серкәсе тамызыгыз.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/brge-kabygy-yarylmasyn-chen-nrs-eshlrg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев