Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Чәчкә тәрбия кирәк

Куе, тыңлаучан чәч һәркемнең хыялыдыр. Тик андый чәчләр һәркемгә дә бирелми.

Ничек кенә булмасын, чәчләр куемы-түгелме, барыбер тәрбия таләп итә.   Белгечләр раславынча, ир-егетләр өчен дә, хатын-кызлар өчен дә сәламәт һәм ялтырап торган чәчләр ничек туклануга бәйле.

Тукланганда рационга яшелчә, майсыз аксым, А һәм Е витаминнары, В группасы витаминнары, шулай фолий кислоталы һәм кальцийлы ризыклар өстәргә кирәк. Балык, йомырка һәм шпинат ашау бик файдалы.  Аксымсыз диета тотучыларның, бигрәк тә хатын-кызларның чәчләре коела.

Тәмәке тарту, хәмер эчү һәм стресс та чәч коелуга сәбәпче була ала.  Белгечләр ир-егетләргә чәч коелуның беренче билгеләрен сизеп алу белән чәчләрне кабартучы һәм куелыгын арттыручы махсус шампунь файдаланырга киңәш итә.

Кыска итеп киселгән чәчләр читтән куерак булып күренә.  Чәчләрне бөдрәләтүче яисә турайтучы җайланмаларны мөмкин кадәр сирәгрәк кулланырга киңәш итәләр. Чөнки еш кыздыру чәчләрнең структурасын җимерә.

Фенны кулланыр алдыннан башта термоспрей сөртеп, фенны аз куәтендә файдалану яхшырак.  Белгечләр шулай ук чәчләрне еш һәм җентекләп тарарга киңәш итә.  

 

 http://muslumirc.ru/news/stati/chchk-trbiya-kirk

Фото - Pixabay.com    


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев