Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Чөгендердән зыян бармы?

Кызыл чөгендер – бар дөньяда исеме билгеле яшелчә. Аның турындагы язулар әле безнең эрага кадәр барлыкка килгән. Беребез дә бүгенге туклануыбызны чөгендерле борщ, “шуба” салаты һ.б. башка күз алдына да китерә алмый.


Чөгендерне борын-борыннан бик күп төрле чирләргә каршы кулланганнар. Ләкин, файдалы матдәләргә никадәр генә бай булмасын, ул да организм өчен хәвеф тудырырга мөмкин икән.

“Бу дөньяда берни дә идеаль түгел” диләр, дөрестер... Менә чөгендер дә шуның кебек күп чирләргә каршы көрәшә генә түгел, ә сәламәтлеккә зыян салырга да мөмкин икән.

Бу хакта Борынгы Рим чорында ук белгәннәр һәм андагы табиблар чөгендернең төрле эч авыртуларга, эчәкләрдә газ барлыкка китерергә мөмкинлеге турында искәрткәннәр. Моннан котылу өчен алар бу яшелчәне ике тапкыр пешерергә тәкъдим иткән.

Безнең чор табиблары әйтүенчә, кызыл чөгендер составында күп микъдарда оксалат бар. Әгәр яшелчәне артыграк куллансаң, подагра чире башлануны яки бөерләрдә таш барлыкка килүен көт тә тор!

Моннан тыш алар чөгендерне ашказаны җәрәхәте яки гастрит вакытында кулланырга киңәш итми. Шулай ук аны еш куллану организмда металлар туплануга булышлык итә икән.


omet-rb.ru
Фото: pixabay.com/ru

http://baltaci.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев