Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Чәй пакетлары эчәрлекме?

«Росконтроль» Бөтенроссия кулланучылар берлеге үз илебездә җитештерелгән чәй пакетларын тикшерде, дип хәбәр итә «Известия» газетасы оешма сайтына сылтама белән.

 

Экспертлар «Майский Высокогорный», «Принцесса Канди Ceylon Tea», «Akbar Ceylon», «Greenfield Golden Ceylon», «Riston Finest Ceylon Tea», «Globus» һәм «Hillway Exclusive» маркалары астында чыккан продукциянең составын өйрәнә. Аларның тикшерү нәтиҗәләре буенча, «Globus» чәе кара исемлеккә эләккән, чөнки аңарда күгәрекләр күләме рөхсәт ителгән дәрәҗәдән ике тапкырга артып киткән.
«Майский», «Принцесса Канди», «Akbar« һәм «Riston» чәй пакетларындә пестицид калдыклары табыла. Шуңа да карамастан, әлеге пестицидлар әз күләмдә булу сәбәпле, куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килә, дип таныйлар.


«Akbar», «Принцесса Канди» һәм «Hillway» чәйләрендә әлеге эчемлек өчен билгеләнгән кофеин микъдарының уртача күрсәткечләр белән чагыштырганда, аз булуын теркәгәннәр.
«Greenfield» чәй пакетлары исә, башка көндәшләре белән чагыштырганда, барлык күрсәткечләр буенча, беренчелекне алган.

http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/chy-paketlary-echrlekme

Фото:https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев