Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Чын хатын-кызның өендә ятарга тиеш булмаган әйберләр

Размерлары туры килмәгән киемнәр, әллә кайчан беткән духи савытлары, кухняга керсәң, төрле савытлар шкаф киштәләрен тутырып бетергән була кайчак. Ә ник җыябыз соң? Чын хатын-кызлар өендә булырга тиешме алар? Кирәге чыкмаган әйберләр исемлеген барлап карыйк.

 

1. Сорыланган сөлгеләр

Бит сөлгесен бары тик өч көн генә кулланырга кирәклеген беләсез инде. Аннан соң аны юу зарур. Юа торгач сөлгеләр саргая, төсләре чыга, сорылана. Андыйларны жәлләмичә ташларга кирәк.

 

2. Уңайсыз туфлиләр.

Тик кия алмагач, туфлиләрне ник сакларга? Иске, исләнгән аяк киемнәрне дә жәлләмичә ыргыту сәламәтлеккә файдалы. Аларда бактерияләр тиз үрчи.

3. Сувенир чынаяклар

Төрле логотиплар төшерелгән чынаяклар шкаф киштәсенең күп өлешен биләп тора кайчак.

4. Ярамаган күкрәкчәләр

Искергән, җилкә каешлары сузылган, күкрәкләрне тотмаган бюстгалтерлар хатын-кыз шкафында бөтенләй булырга тиеш түгел. Көннәрдән бер көнне бөтенесе дә яраксыз хәлгә килмәсен өчен, әледән-әле яңа модельләр сатып алу гадәтен кертегез.

5. Пары югалган оекбашлар

Пар югалган оекбашлар еллар буе тартмада ятса да, аның икенчесе табылмаячак. Шуңа күрә ыргыту хәерлерәк.

6. Иске дисклар

Хәзер дә CD-уйнаткычта дисклар тыңлыйсыз икән – бу сезнең хокукыгыз. Киресенчә булган очракта, аларны саклауның мәгънәсе юк.

7. Куллану вакыты чыккан тәмләткечләр

Аларны куллану кагыйдәләре бар: тарттырылган тәмләткечләрне 2-3 ел, ә бөртекле борыч, кориандрны 4 елга кадәр сакларга була.

 

8. Иске бизәнү әйберләре

Консилерлар, сыек кремнарның саклану вакыты ярты ел гына. Соңыннан аларны һичшиксез ыргытырга кирәк. Тушьны өч ай саен алыштырып тору мөһим. Ә менә яраткан иннегегезне ике елга кадәр сакласагыз була.

 

9. Ватылган кулчатырлар

Аларны ыргыту кирәклеген аңлатып тору да урынсыз.

 

10. Иске контейнерлар

 Исләнгән, юып та бетерә алмаган элпә капланган контейнерларга ризык салу сәламәтлек өчен дә куркыныч.

 

9. Иске курчаклар

Аларга инде карарга куркыныч, ә ул курчаклар һаман киштәдә тора. Ыргытырга жәллисез икән, «истәлекләр тартмасы» булдырыгыз да, шунда салып, ераккарак алып куегыз.

 

10. Укылмый торган китаплар

Китапны бер кат укыдыгыз. Ул сезгә ошамады. Башка кулыгызга да алмаячаксыз. Ә ник аны сакларга? Бәлки кемдер нәкъ шушы китапны укырга телидер.

 

11. Өйдә кия торган киемнәр.

 

12. Футболкадагы тапны бетереп булмый, ыштанның да «күзе» киткән. Мондый киемнәр сезнең шкафта, гомумән, булырга тиеш түгел. Үзегезне яратыгыз!

 

 13. Чәч резинкалары. Аларны чәчтән алганда, авыртудан күзегезне йомасыз. Хәзер авырттырмый торган пластик резинкалар бар. Аларны сатып алыгыз да, искеләре хакында онытыгыз. Дөрес, ыргытырга онытмагыз.

 

14. Корыган гөлләмәләр. Матурлыкны саклар өчен гөлләмә куелган вазага шикәр комы да, аспирин да салып карадыгыз. Ә ул барыбер корыды. Берсүзсез ыргытыгыз. Чын хатын-кызлар йортында чәчәкләр еш кунак. Тагын бүләк итәрләр, борчылмагыз.


Фото: pixabay.com

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/belmesen-bel/oydge-i-pychrak-9-uryn

 http://bavly-tat.ru/news/kirkle-kyzykly-sandygy/chyn-khatyn-kyzny-end-yatargan-tiesh-bulmagan-15-yber

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X