Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Даими укучыбыз Зилә апа Закировадан файдалы киңәш

Үзем файдасын күргәнгә җибәрәм ютәл белән интегүче кешеләргә файдасы тисен. Банка төбендә катып беткән балны кая куяга белмибез бит.

Дусларым! Банкада катып беткән, инде ашалмый торган балым бар иде. Нишләтергә инде моны, дип баш ватып тордым да, болай эшләдем. Кибеттән бер имбирь тамыры (кечкенә генә) сатып алып, юдым да, юка гына итеп тәгәрмәчләп кисеп шул бал өстенә салып куйдым.

Гаҗәп! Инде икенче көнгә бал эреп беткән, имбирь кисәкләре юкарып, кечерәеп калганнар. Агач кашык белән болгатып куйдым да, икенче көнне варенье савытына салып, өстәлгә куйдым. Чәй эчкәндә шуның белән эчәм, бал сыман кабып. Минем бит астма, шул составны бары ике генә көн эчәм: тамагым чистарды (мокрота бетте), кырып ютәлләп йөрмим, даруымны да сиптермим. Күз тимәсен!

Шул балга лимон турап салсаң да буладыр да, мин алай эшләмәдем. Тәмле дә. Балны аны күп кабып ашап булмый бит, бу состав шулкадәр тәмле. Рәхәтләнеп, 10-15 калак кабып чәй эчәм. Үзенчәлекле тәм. Бик яраттым. Икенче сыйныфта укый торган оныгым капмый, мин аның чәенә болгатып бирәм, үзе күрмәгәндә.

Ютәлгә, давлениега, буыннарга, баш авыртуына, зобтан файдалы, ябыктыра, арыганны бетерә, күңелне күтәрә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев