Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Экспертлар көнкүреш химиясен сайлау өчен киңәшләр бирде

Экспертлар Россия халкына көнкүреш химиясен сайлау буенча киңәшләр бирде. Алар сатып алынган әйберләр составында ионоген һәм ионоген булмаган актив матдәләргә игътибарлырак булырга кирәклеген әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

 

Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты химия факультетының органик химия кафедрасы профессоры, МДУның атказанган профессоры Валерий Петросян чистарту чарасы төргәгендә, һичшиксез, аның составы күрсәтелергә тиеш, дип искәртте.

«Аларда, барыннан да элек, хлорорганик кушылмалар, алкилбензолсульфонатлар, этоксилирияле алкилфеноллар булу-булмавын карарга кирәк. Менә шушы өч кушылма аларда булырга тиеш түгел», - дип өстәде эксперт.

Менделеев исемендәге Россия Химия-технология университетының химик-фармацевтик һәм косметик чаралар технологиясе кафедрасы ассистенты Вероника Смагина этикетларда намуслы җитештерүче куркынычсызлык чаралары турында яза, диде.

Анда хәтта өйдә дә перчатка киеп эшләргә, күзләрне, сулыш юлларын һәм тирене сакларга, эшләгәндә химикат парларын суламаска, бинаны җилләтергә, балалардан яшереп тотарга кирәклеге әйтелә.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/10/196698/

фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев