Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Галимнәр: Шоколад һәм какао бик файдалы

Составында какао булган ризыклар D2 витамины чыганагы булып тора, дип яза РИА Новости EurekAlert порталына сылтама белән.

Галле-Виттенберг университеты һәм Макс Рубнер Институты галимнәре шундый нәтиҗә ясаган. Тикшеренүлләр барышында яңа теория барлыкка килгән. Аның буенча какао кояшта киптерелгән вакытта D витамины D2 витаминына әверелә икәнлеге ачыкланган.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, төрле какао продуктларында витаминнар да төрлечә: иң күп витаминнар какао маенда һәм кара шоколадта, ә ак шоколадта ул күпкә ким.  D төркеменә караган витаминнар җитмәү организмда салкын тию, рахит һәм остеопороз авыруларына китерүен беләбез.

Шунысы да билгеле, какао күп кушылган кара шоколад иммунитет һәм ми эшчәнлеген арттыра.

 

 

Фото:https://pixabay.com/

http://maydan.tatar


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев