Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Әгәр гемоглобин түбән булса...

Мондый вакытта кайбер ризыклар ярдәмгә килә.

 

Организмда гемоглобин төшүен кайбер билгеләр аша да белеп була. Мәсәлән, тире коруы, чәч һәм тырнакларның сынучанлыгы, хәлсезлек, аңны югалту һәм һава җитмәү гемоглобин түбән булуын күрсәтә. Канда гемоглобинны күтәрү өчен нинди ризыклар ярдәмгә килә соң?

Гранат кальций, тимер, аксым һәм магний чыганагы булып тора. Бу җимеш анемия вакытында файдалы. Аның сутын көнгә өч тапкыр ашарга 20-30 минут кала ярты стакан эчәләр. Гранат суты ашказаны җәрәхәте, гастрит, панкреатит, эч кибү авыруы булган кешеләр өчен зарарлы.

Цитруслы җимешләрне С витамины чыганагы дип кенә беләбез, ә аның гемоглобинны күтәрү өчен файдасы аеруча зур. Цитруслы җимешләрнең кабыгында минераллар һәм витаминнар ике тапкыр күбрәк.

Тимергә бай ризыклар арасына хәлвә дә керә. Бу витаминнарга бай татлы ризык аеруча Иранда бик популяр. Хәлвәне авырлы хатыннарга да ашарга киңәш ителә.

Диңгез кәбестәсе составында да тимер бар, ул организм тарафыннан җиңел үзләштерелә. Кандагы гемоглобин дәрәҗәсен күтәрү өчен аны көнгә берничә кашык ашау да җитә. Финик җимешендә дә тимер җитәрлек, аны ашау да гомерне озайта. Аны сайлаганда ялтырап торганына кызыкмагыз, андыйлары киптерер алдыннан шикәрле сиропта тотылган була, дип яза Кызыл таң.

Алдан табиб белән киңәшләшү мөһим!

 
Фото: pixabay.com/ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/gr-gemoglobin-tbn-bulsa

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X