Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Җимешләре коелса

Чия белән слива күп чәчәк атып та, җимешләре өлгерми, коела. Сәбәбе нидә?

 

Сәбәпләр берничә. Шуның берсе – ябалдашларның куе булуы. Бу үз чиратында кояш нуры, яктылык җитмәүне китереп чыгара. Иртә язда, бөреләр чыкканчы, ябалдаш­ларны кисеп чыгыгыз. Икен­че сәбәп – дым җитмәү. Яз коры килсә, агачка чәчәк ат­канда һәм чәчәк атканнан соң су сибү мөһим, шул ук вакыт­та азотлы ашламалар кертергә кирәк.

Әгәр дә агачлар әче туфракта үссә, аларның бо­такларын кисү дә, ашлама­лар кертү дә ярдәм итмәячәк. Моны болай үзгәртеп була: бер чиләк суда бер аш кашы­гы акбурны эретергә кирәк. Шушы суны үсемлекләргә 10- 12 көн саен берничә мәртәбә сибәргә кирәк.

Кайберәүләр доломит онын куллануны хуп күрә – агачның кәүсә яны әйләнәсенең радиусыннан, бер квадрат метр җиргә 400 грамм исәбеннән алына.

 http://muslumirc.ru/news/stati/imeshlre-koelsa

фото: https://pixabay.com/ru/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев