Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Кабак ашагыз. Файдалы!

Язын бакчада үсеп утыручы яшелчә, җиләк-җимеш булмаса да, кабак көздән бирле берүзгәрешсез саклана торган ризык.

 

Игътибарыгызга кабакны тиз һәм файдалы итеп әзерләү рецептын тәкъдим итәбез. Саламлап туралган башлы суганны, зәйтүн мае салынган табада җиңелчә генә кыздырып алыгыз. Шуңа саламлап туралган кишер өстәп, яңадан 2-3 минут кыздырыгыз. Аннары вак шакмаклап туралган кабак, дөге, тоз һәм шул яшелчәләрне капларлык су салып, кабат 7-10 минут болгата-болгата томалап пешерегез.

Пешкәч, өстенә туралган укроп сибегез. Мондый кабакны кайнар килеш тә, суытып та ашарга ярый. Ризыкка кызгылт төс бирергә теләсәгез, суган кыза башлауга, помидор соусы яисә ваклап туралган помидор өстәгез.

Пешерер өчен: уртача зурлыктагы кабак, 1 кишер, 1 баш суган, 1 аш кашыгы дөге, ярты стакан зәйтүн мае, тоз, су кирәк.

http://muslumirc.ru/news/stati/kabak

Фото-Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X