Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Кара миләшне коронавирус белән авырган кешеләргә ни өчен ашарга ярамый?

Кара миләш – көзге бакчаның иң файдалы нигъмәтләренең берсе.

Ул Р, С, Е, К, В1, В6 витаминнарына, бета-каротин, тимер, марганец, бакыр, молибден, фтор макро һәм микроэлементлары, шикәр (глюкоза, сахароза, фруктоза), пектин кебек шифалы матдәләргә бай.

Ни гаҗәп: кара миләштә Р витамины кара карлыганга караганда — 2 тапкыр, әфлисун һәм алма белән чагыштырганда 20 тапкыр күбрәк икән. Йодка байлылык ягыннан исә ул  каен җиләге, крыжовник белән кура җиләген дә уздыра. Бу матдә кара миләштә 4 тапкыр күбрәк.  Шул рәвешле ул калкансыман биз авыруын да кисәтә. Кара миләш геморройдан интеккән кешеләргә дә файдалы.

Гомуми практика табибы Гөлназ Гәләветдинова сүзләренә караганда, пешкән кара миләш кан агуны туктата, эчне йомшарту, сидек куу үзлегенә ия. Кипкән җимешне дизентерия вакытында ашасаң да файдалы булачак. “Кара миләшне күпме генә мактасалар да, аның белән артык мавыгырга ярамый. Кан басымы түбән булган, гастрит, язва кебек ашказаны-эчәк авыртуларыннан интеккән кешеләргә бу җимешне ашау тыела. Кара миләш канны да куерта. Бу исә – соңгы арада телдән төшмәгән коронавирус вакытында күзәтелә торган иң төп билгеләрнең берсе. Шуңа күрә кара миләшне коронавирус белән авырган, хәтта бу чирдән авырып терелгән кешегә дә ашарга ярамый”, — ди табиб.

"Ватаным Татарстан"

 http://nashcheremshan.ru/news/belep-toryigyiz/kara-milshne-koronavirus-beln-avyrgan-keshelrg-ni-chen-asharga-yaramyy1309

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X