Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Карлыган яфрагын киптерергәме әллә туңдырыргамы?

Карлыганның җимеше дә, яфраклары да файдалы. Кыш көннәрендә карлыган яфраклары салып әзерләнгән чәй тәмле, хуш исле булуы белән генә түгел, организмда витаминнар запасын тулыландыруы белән дә бик файдалы булачак.

Яфракларны куаклар чәчәк аткан чорда җыеп калырга кирәк. Белгечләр ассызыклавынча, нәкъ шушы вакытта ул С витаминына, микроэлементларга бай була. Яфракларны кышкылыкка киптерергә дә, туңдырырга да була. Беренчесе артык мәшәкать тудырмый. Салкынча, күләгә урында киптереп, пыяла савытка яисә тартмага салып куясың һәм витаминлы яфрак кышкылыкка әзер дигән сүз.

Туңдырылган яфраклар исә хуш исне кышын да саклавы белән отышлы. Тик аларны туңдырыр алдыннан сөлгегә салып, яхшылап корытырга кирәк. Дымлы яфраклар файдалы сыйфатын да, төсен дә тиз югалта. Аларны пакетларга салып, һавасын чыгарып, рулет формасында төрегез һәм туңдыргычка куегыз. 

Кайбер хуҗабикәләр карлыган белән бергә, кура җиләге, мелисса, бөтнек яфракларын да җыеп, 1 сантиметр чамасы киңлектә турап, туңдыра.

Фото:agroflora.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Karligan-yafragin-kiptererg-me-ll-tu-dirirgami-290713/

 http://arskmedia.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев