Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

КАРНЫ ТАПТАРГАМЫ, ЮКМЫ?

Лениногорск бакчачылары колагына

Суыктан һәм кимерүчеләрдән саклау максатында, яшь җиләк-җимеш агачлары тирәсендәге карны таптарга кирәк, дигәнне ишеткәнегез бардыр. Әмма моны белми эшләгәндә агачларга зыян салуыгыз ихтимал. 

Кимерүчеләрдән саклау өчен, карны ябалдаш тирәсендә, кәүсәгә кимендә ярты метрдан да якын килмичә таптау дөресрәк. Каты кар тамырларны һәм кәүсәне туңдырырга мөмкин. Көпшәге җылыны яхшырак саклый. Чөнки андыенда һава бар, ә ул бик яхшы җылылык изоляторы. 

Кышын газонда йөрергә, аны таптарга бөтенләй ярамый. Бу очракта газон сулый алмаячак һәм һәлак булачак. Язын мондый газон пеләшләнә, аны яңартырга туры килә.

https://vk.com/irekmaydani

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев