Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Картаймас өчен... помидор ашарга кирәк!

Глюкоза, фруктоза, органик кислоталардан кузгалак, лимон, янтарь, алма, шәраб кислоталары, пектин, С, Е һәм В төркеменә керүче витаминнарга бай помидорда кан ясалышында катнашучы фолий кислотасы да күп.

Моннан тыш, аның составында күзләргә уңай йогынты ясаучы каротин да бар.

Помидор матдәләр алмашын яхшырта. С һәм А витаминына бай булганлыктан, иммунитетны ныгыта.

Помидор ашарга яраткан кеше акрынрак картая, ди галимнәр. Ник дигәндә, ул организмдагы кислота-селте балансын җайга салырга ярдәм итә.

Помидор составындагы «ликопин» дигән матдә яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый. Ул бик көчле антиоксидант санала, яман шешне генә түгел, йөрәк-кан тамырлары авыруларын да булдырмый. Ликопин термик эшкәртү узган помидорда яңа өзелгәнендәгегә караганда күбрәк була. Никадәр озаграк пешерәсең, ликопин да шулкадәр күбрәк туплана. Шуңа күрә дә өйдә ясалган кетчуп, томат суты, томат соусларын куллану да файдалы.

https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-08-22/kartaymas-chen-pomidor-asharga-kir-k-2918089

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

1

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев