Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Кер кондиционерын икенче төрле дә кулланып була

Кер кондиционерын өйне җыештырганда файдаланырга була. Аны идән юа торган суга кушарга мөмкин, әлеге эремәгә манылган чүпрәк белән ту-зан сөртә аласыз. Кондиционерлы эремә белән юылган өслеккә тузан утырмый.

 

Буяу

Кайчак ачылган буяуны шундук кулланып бете-реп булмый. Капкачын ни-чек кенә япсагыз да, аның өстенә элпә катачак. Мондый очракта буяу савытын чүкеч белән сугып, тыгызлап ябарга һәм әйләндереп куярга кирәк. Элпәсе банка төбендә калачак.

Гөлләргә ашлама

Суган кабыгыннан гөлләргә ашлама ясый аласыз. 1 л җылы суга бер уч суган кабыгы салып, сүрән утта 2-3 минут кайнатырга. Суытырга һәм сөзәргә. Гөлләргә сибү өчен, төнәтмәгә – 1:5 исәбеннән, яфракларына сиптерергә 1:2 исәбеннән су кушар-га кирәк. Ул үсемлекләргә ашлама булып та тора, корткычларга каршы көрәшергә дә ярдәм итә. Суган төнәтмәсен саклап бул-мый, ул тиз бозыла, исләнә.

 

Фото - Pixabay.com

ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X