Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Кишернең үзенә караганда яфрагы файдалырак?!

Кышкылыкка киптереп кую да яхшы.

Бакчада үскән кишер-чөгендернең яшь, тәмле чагы. Әлеге бакча нигъмәтләренең җимеше генә түгел, яфрагы да шифалы. Кишер яфрагында файдалы матдәләр кишернең үзе белән чагыштырганда 500 мәртәбә (!) күбрәк, ди галимнәр.

Матурлык чыганагы булган А, иммунитетны ныгытучы С, нерв системасына, бавыр эшчәнлегенә уңай йогынты ясаучы В витаминына бай ул. Аның составындагы кальций сөякләрне, тешләрне ныгытырга ярдәм итә, калий һәм К витамины кан басымын җайга сала, матдәләр алмашын яхшырта.

Кишер яфрагын кичтән чәй кебек пешереп куеп, икенче көнне эчәргә мөмкин. Бер айлап эчсәң, бавыр чирләреннән, йөрәккә, күзгә шифа була. Аны кышкылыкка киптереп кую да яхшы. Кишер үзе А, D, В группасы витаминнарына бай. Анда кальций, селен, цинк, магний, фосфор да бар. Организмга кирәкле каротин дигән матдә пешергәндә дә файдалы үзенчәлекләрен югалтмый.

Кишер эчәклекләрнең дөрес эшчәнлеген тәэмин итә. Күз күрүен яхшырта. Иммунитетны ныгыта.

Аппетитны ача, бит тиресенең төсен матурлата.

Әмма искәрмәләр дә бар. Йөкле хатын-кызга, гастрит кебек ашказаны авыруларыннан, аллергиядән интеккән кешеләргә кишерне саклык белән генә ашарга киңәш ителә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: https://vatantat.ru/2020/08/31944/


 http://agryz-rt.ru/news/faydaly-kishlr/kisherne-zen-karaganda-yafragy-faydalyrak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев