Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Көлдән кыйммәт ни бар?

Ә бит агач көле (бигрәк тә каен утыныннан) игелә торган культураларның уңышына, аның сыйфатына тәэсир итү буенча затлы ашламалардан хәтта узып та китә.


Күп бакчачылар көлне санга да сукмаган булалар. Алар сәнәгать чыгара торган минераль ашламаларны көлдән өстенрәк саныйлар. Ә бит агач көле (бигрәк тә каен утыныннан) игелә торган культураларның уңышына, аның сыйфатына тәэсир итү буенча алардан хәтта узып та китә.

Көлдә, азоттан кала, үсемлекләр өчен кирәк булган башка күп төрле туклыклы матдәләр бар. Анда калий (4-20 процент), фосфор (2-7 процент), кальций (20-31 процент), бор, марганец, молибден, цинк, бакыр һәм башка микроэлементлар бар. Аларга аеруча чөгендер, бәрәңге, кишер кебек яшелчә культуралары мохтаҗ.

Известьле ашламалар урынына көлне әче туфракларны яхшырту өчен дә файдаланырга мөмкин. Көлнең кыйммәте әнә шулар белән билгеләнә. дип яза Өмет.

http://baltaci.ru сайтыннан
Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев