Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Кулердан су эчүнең дә зыяны бар

Кулердан су эчү һәрчакта куркынычсыз булмый. Бу турыда Роскачество җитәкчесе урынбасары Елена Саратцева сөйләгән.

Аның сүзләренчә, шешәне тиешенчә зарарсызландырмаган очракта, микроэлементлар микъдары буенча нормага туры килми торган су эчү кешенең сәламәтлеге белән проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Бу турыда «Прайм» хәбәр итте.

Саратцева сүзләренчә, хәзерге вакытта Роскачество оешмасы төрле савытлардагы суны тикшерә. Шул исәптән кулерга куела торган шешәләрне дә.

Суның составы турында ялган белешмәләрне тикшерү белән беррәттән, ведомство суда патоген микроорганизмнар һәм төрле авырулар китереп чыгара торган ярсыткычларны да ачыклау белән шөгыльләнә.

Кайсыбер очракларда кулердагы суны кайнатмыйча эчү бөтенләй куркыныч. «Кулерда 20 литр су бар, бу шактый зур күләм. Кулер краны һәрчакта да юылмый, анда микроогранизмнар җыелырга мөмкин», — ди эксперт.

Шешәләрне кабат кулланганда, аларны тиешенчә зарарсызландырмасалар, кешегә куркыныч яный, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак

 http://sarman-rt.ru/news/rubriki-dlya-gazetyi-na-tatarskom/kulerdan-su-echne-d-zyyany-bar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев